Татарстанның фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил тууга 120 ел булу уңаеннан бөтенроссия фәнни конференциясе узачак
https://tnv.ru
12 Февраль 2026, 17:57
12
0

Иртәгә Татарстанның фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил тууга 120 ел булу уңаеннан бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.
Ул «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» дип атала. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, Түбән Новгородтан һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар җыелачак. Төп вакыйга - "Муса Җәлил. Энциклопедия очерклары" дигән басманы һәм аның турында биобиблиографик күрсәткечне тәкъдим итү булачак.
Соңгысы - аеруча үзенчәлекле диләр. Чөнки әлегә кадәр герой-шагыйрьгә багышланган андый китап чыгарылмаган. Биредә Җәлил турында моңарчы билгеле булмаган кызыклы фактлар да урын ала. Мисал өчен, аның шигырьләрен туган иленә алып кайткан яңа кешеләр ачыкланган. Басмаларны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белгечләре әзерли. Бүген журналистлар белән очрашуга шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да килгән иде. Ул "Әтиемнең шигырьләрен сәхнәдә 9 яшемнән үк яттан сөйли башладым. Аның иҗаты белән хәзерге буынның кызыксынуы - зур горурлык уята" диде.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0