https://tnv.ru
17 Февраль 2026, 08:42
10
0

Казан хакимияте һава торышының кискен начараюы һәм аномаль явым-төшемнәр көтелү сәбәпле 17 февраль, сишәмбе көнне, белем бирү учреждениеләрен дистанцион эш режимына күчерү турында карар кабул итте.
ТР Гидрометүзәге кичә кич һәм бүген республикага көчле кар явуы турында кисәтте. Балаларның иминлеген тәэмин итү һәм юллардагы хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен мәктәп дәресләре вакытлыча онлайн-форматта узачак.
Учреждениеләрнең эш тәртибе:
Мәктәпләр — дистанцион уку. Өйдә калдырырга кешесе булмаган балалар өчен дежур сыйныфлар ачылачак.
Балалар бакчалары — эшкә чыгарга мәҗбүр ата-аналар балалары өчен дежур төркемнәр оештырылачак.
Өстәмә белем бирү, спорт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре — шулай ук дистанцион форматка күчә.
Урта махсус уку йортлары һәм вузлар — уку процессын читтән торып оештыру тәкъдиме алды.
Дәүләт автоинспекциясе мөмкин булганча шәһәр буйлап ашыгыч ихтыяҗсыз йөрүдән тыелып торырга чакыра: кар явуы транспорт хәрәкәтен катлауландырырга, юлларда күренеш кискен начараерга мөмкин.
Фото: Сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0