https://tnv.ru
24 Февраль 2026, 10:50
6
0

Балалар өчен - "Әминә" дигән караоке, үсмерләргә - татар теле курслары, аларның әти-әниләре өчен - "Алмаш" дип аталган гаилә бәйрәме. Иртәгә билгеләнеп үтәчәк халыкара Туган тел көне алдыннан - Марат Әхмәтовка Казанда тормышка ашырылган милли проектларны тәкъдим иттеләр.
Аларның күбесе - Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган. Башкалада мондый эшкә 5 ел элек алынганнар. Бу вакыт эчендә "Байтирәк" проекты аша гына да - 30 меңнән артык кешегә татарларның онытылып барган йола, гореф-гадәтләрен күрсәткәннәр. Быел халык өчен нинди кирәкле һәм кызыклы милли проектлар әзерләнә? Рүзәл Шәрипов белеп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0