Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга язгы каникулларның кайчан булачагын искәрттеләр

Татарстанлыларга язгы каникулларның кайчан булачагын искәрттеләр

https://tnv.ru

18 Март 2026, 11:30

7

0

Татарстанлыларга язгы каникулларның кайчан булачагын искәрттеләр
Быел Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, язгы каникуллар 28 мартта башлана һәм 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә инде 27 майда укучылар җәйге каникулларга чыгачак.

Моннан тыш, соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең даталары да билгеле. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 26 майда, ә чыгарылыш кичәләре 27 июньдә узачак.

Шулай ук 2026 елга Бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми календаре расланган. Казанда имтиханнар июнь башыннан июль башына кадәр узачак һәм 22 меңнән артык укучыны колачлаячак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар