Онлайн трансляция

Свернуть

Арчада Тукай исемендәге педагогия көллиятендә капиталь ремонт башланды

Арчада Тукай исемендәге педагогия көллиятендә капиталь ремонт башланды

https://tnv.ru

18 Март 2026, 16:00

0

0

 Арчада Тукай исемендәге педагогия көллиятендә капиталь ремонт башланды

Арчада Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллияте бинасында капиталь ремонт эшләре башланды. Бу хакта Татарстан Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәйданы 1 650 квадрат метр булган бинада инженерлык челтәрләре яңартылачак, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылачак, фасад төзекләндереләчәк, шулай ук тирә-ягы да төзекләндереләчәк. Әлеге эшләргә 59,7 миллион сум акча каралган.

Хәзер подрядчы оешма демонтаж эшләрен тәмамлап килә һәм эчке бизәү эшләренә керешкән. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 10 процент тәшкил итә.

Ремонт эшләре «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча башкарыла.

Фото: minstroy.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар