https://tnv.ru
26 Март 2026, 15:46
6
0

Татарстанның Мәгариф министрлыгында мәктәпкә кабул иткәндә баланың гражданлыгын раслау тәртибен аңлаттылар. Беренчедән, гариза биргәндә, өстәмә документларны моңарчы гражданлыгы булмаган затлар яисә чит ил кешеләре генә тапшырырга тиеш.
14 яшькәчә малай һәм кызларның гражданлыгын өч ысул белән расларга була. Баланың гражданлыгы күрсәтелгән чит ил паспортын, Россия гражданины саналучы әтисе яки әнисенең паспортындагы 10нчы биттә "бала" турында язманы, шулай ук, аның туу турындагы таныклыгындагы Россия гражданлыгын раслау мөһерен күрсәтергә кирәк. Мәгариф министрлыгы ассызыклаганча, мәктәп өстәмә таләпләр билгеләми - алар булган хокукый актлар буенча гына эшли.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0