Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә БДИны 1 июньгә кадәр башламыйлар: кагыйдә 2026 елдан гамәлгә керә

Россиядә БДИны 1 июньгә кадәр башламыйлар: кагыйдә 2026 елдан гамәлгә керә

https://tnv.ru

13 Апрель 2026, 15:05

6

0

Россиядә БДИны 1 июньгә кадәр башламыйлар: кагыйдә 2026 елдан гамәлгә керә
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) 1 июньнән иртәрәк башланмаячак. Бу хакта ТАСС Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Мозаев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк әлеге күрсәтмәне Россия Президенты Владимир Путин биргән иде. 2026 елда бу таләп үтәлгән, ә алдагы елларда ул даими кагыйдәгә әвереләчәк.

Анзор Мозаев сүзләренчә, яңалык мәктәпләргә дә, чыгарылыш сыйныф укучыларына да имтиханнарга әзерлекне һәм чыгарылыш чараларын төгәлрәк һәм тынычрак планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар