https://tnv.ru
21 Август 2026, 10:25
8
0
Уку елы башланыр алдыннан мошенникларның яңа алдау схемасы активлашкан. Алар мессенджерларда укытучыларның һәм сыйныф җитәкчеләренең ялган аккаунтларын булдырып, ата-аналардан мәктәп ихтыяҗлары өчен акча күчерүләрен сорый. Бу хакта РИА Новостига юрист Иван Курбаков хәбәр иткән.
Зыян салучылар чын педагогларның битләренә охшаган профильләр ясый һәм ата-аналардан бүләкләргә, чараларга яки балаларга ярдәмгә акча күчерүне таләп итә. Кайвакыт алар тагын да кырысрак алым куллана: бала бәлагә тарыган, телефонын югалткан яки уку өчен бурычы җыелган дип хәбәр итә.
Юрист таныш исемгә яки фотога гына ышанмаска киңәш итә. Хәбәр җибәрүченең кем икәнен мәктәпнең яки укытучының рәсми телефон номеры аша шалтыратып тикшерергә кирәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0