https://tnv.ru
30 Август 2026, 14:12
6
0
1 сентябрьдә Татарстанда яңа 4 мәктәп һәм 2 өстәмә уку корпусы ачылачак. Алар Әгерҗе, Буа, Кукмара, Минзәлә районнарында һәм Бөгелмәдә төзелде. "Авыл территорияләрен комплексы үстерү" дәүләт программасы һәм республика бюджеты хисабына сафка бастырыла.
"Казан-Экспо" үзәгендә аларны онлайн режимда кулланылышка тапшыру тантанасы узды. Уку йортларны кабул итүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов кушылды. Яңа белем йортларындагы беренче тантаналы мизгелләр - безнең репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0