Онлайн трансляция

Свернуть

2026/27 уку елына мәктәп каникулларының тәкъдим ителгән даталары билгеле булды

2026/27 уку елына мәктәп каникулларының тәкъдим ителгән даталары билгеле булды

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2026, 11:01

10

0

2026/27 уку елына мәктәп каникулларының тәкъдим ителгән даталары билгеле булды
Мәгариф министрлыгы 1–11 сыйныф укучылары өчен 2026/27 уку елында мәктәп каникулларының тәкъдим ителгән вакытларын бастырды.

Уку елы чирекләр буенча оештырылган очракта, көзге каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр, кышкы каникуллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, язгы каникуллар 27 марттан 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җәйге каникуллар 27 майдан башлана.

Беренче сыйныф укучылары өчен 15–21 февраль көннәрендә өстәмә каникуллар каралган.

Триместрлар буенча белем биргәндә, көзге каникуллар 5–11 октябрьдә һәм 16–22 ноябрьдә, кышкы каникуллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр һәм 15–21 февральдә, язгы каникуллар 5–11 апрельдә булачак. Җәйге каникуллар 26 майдан башлана.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар