Онлайн трансляция

Свернуть

Халыкара Укытучылар көнен ничек билгеләп үттеләр?

Халыкара Укытучылар көнен ничек билгеләп үттеләр?

https://tnv.ru

06 Октябрь 2026, 12:26

16

0

Халыкара Укытучылар көнен ничек билгеләп үттеләр?
Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Татарстанның мәгариф тармагында 77 мең кеше эшли. Республиканың алдынгы һәм хезмәтләрендә югары казанышларга ирешкән мөгаллимнәрен бүген Казанның Уникаль осталык үзәгенә чакырдылар.

Аларны Татарстан Рәисе котлады. "Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган", ди Рөстәм Миңнеханов. Күркәм традиция буенча, Рәис гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган фидакарь хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, ә мәктәпләргә - яңа автобуслар тапшырды. Тантанадан Алия Сабирова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар