https://tnv.ru
13 Февраль 2025, 14:46
17
0

Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше барлык буыннар өчен ныклык һәм фидакярлек үрнәге булган хатын-кызларны район башлыгы Евгений Варакин шәхсән үзе котлаган.
Шылаңгы авылында яшәүче 94 яшьлек Екатерина Павловна Егорова 12 яшьтә колхозда эшли башлый.
Рус Борнашы авылында бүләкне Валентина Васильевна Папилова алган. Аңа шул көнне 93 яшь тулган.
Югары Ослан районында апрель дәвамында 42 тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален һәм азык-төлек җыелмалары алачак.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Фото: Югары Ослан районы матбугат хезмәте
Бүлешергә
Комментарии 0