https://tnv.ru
19 Февраль 2025, 16:05
27
0

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыралар. Кичә Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта 3 ветеранны котлады.
Өч шәхес - өч тарих. Берсе сугышта катнашкан, икенчесе - фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны, өченчесе - Ленинград камалышында яшәгән.
СВОда катнашучы егетләрнең әти-әниләренә аерым игътибар. Районга “Геройның әтисе” дигән күргәзмә алып килделәр. Аннары Совет сессиясендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.
Бүлешергә
Комментарии 0