Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары ветеран һәм дин әһелләре каберләрен чүп-чардан чистартканнар

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары ветеран һәм дин әһелләре каберләрен чүп-чардан чистартканнар

https://tnv.ru

29 Апрель 2025, 17:10

92

0

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары ветеран һәм дин әһелләре каберләрен чүп-чардан чистартканнар
Бүген Татарстан мөфтияте коллективы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар зиратында өмә оештырды, дип яза Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерә.

Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Катнашучылар ветераннарның һәм дин әһелләренең каберләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистарта.

Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылына.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар