https://tnv.ru
09 Май 2025, 20:15
145
0

Бүген Алексеевск районы Кызыл Чишмә авылында Бөек Җиңүне якынайткан авылдашлар истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Чарага Кызыл Чишмәдә туып-үскән якташлар, күрше авыл кешеләре, район һәм авыл администрациясе һәм мәктәп балалары җыелды.
Чәчәк салу тантанасы 2017 елның 1 июлендә Яруллин Алмаз һәм Миңнегалиев Искәндәр башлангычы һәм авыл халкы ярдәме белән салынган һәйкәл янында узды.
Митингта катнашучылар сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын бер минут тынлык һәм дога белән искә алдылар.
Авыл тарихы 1927-1930 елларда башлана. Ул вакытта Олы Тигәнәле авылыннан 30лап кеше күченә. Кызыл Чишмәдә 40 ка якын хуҗалык булган. Тора-бара авыл халкы республиканың зур шәһәрләренә күчеп китә. Хәзерге вакытта берничә йорт торгызылган, аларда кешеләр ялларга кайта, кар төшкәнче яши.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов
Бүлешергә
Комментарии 0