Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер тәүлеккә 1, 6 һәм 8нче трамвайлар хәрәкәтен туктата

Казанда бер тәүлеккә 1, 6 һәм 8нче трамвайлар хәрәкәтен туктата

https://tnv.ru

18 Октябрь 2022, 11:17

54

0

Бу О.Кошевой урамы участогында Төньяк вокзал юнәлешендә рельс-шпаль рәшәткәләрне яңадан салу белән бәйле.

Казанда бер тәүлеккә 1, 6 һәм 8нче трамвайлар хәрәкәтен туктата
Бүген, 18 октябрьдә, 21:00 сәгатьтән алып 19 октябрь 5:00 сәгатькә кадәр Казанда 1, 6 һәм 8 нче номерлы трамвайлар хәрәкәтен туктатачаклар. Бу О.Кошевой урамы участогында Төньяк вокзал юнәлешендә рельс-шпаль рәшәткәләрне яңадан салу белән бәйле.

Барлыгы 100 метр озынлыктагы участокта 9 рельс-шпаль рәшәткәне алыштыру планлаштырылган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

"Хөрмәтле пассажирлар! Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм, әлеге мәгълүматны исәпкә алып, маршрутыгызны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз», — диелә ведомство хәбәрендә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров