Онлайн трансляция

Свернуть

24 октябрьдә Казанның ике районы йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

24 октябрьдә Казанның ике районы йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

21 Октябрь 2022, 10:46

71

0

Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган.

24 октябрьдә Казанның ике районы йортларында су яшел төскә керергә мөмкин
24 октябрьдә Казанда җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак.

«Азино» һәм «Горки» котельныйларыннан магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Уранин-А» буягычы кертеләчәк, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр яшел су акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, «Татэнерго» АҖ филиалының диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров