Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлы мошенниклар аркасында 500 мең сум акчасын югалткан

Казанлы мошенниклар аркасында 500 мең сум акчасын югалткан

https://tnv.ru

25 Октябрь 2022, 10:01

74

0

Казанлы мошенниклар аркасында 500 мең сум акчасын югалткан
Татарстан башкаласында яшәүче ир-ат мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ул 500 мең сумнан артык акчасын югалткан, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Зыян күрүчегә таныш булмаган кеше телефонына шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип җиткергән. Әлеге гаризаны гамәлдән чыгару өчен ир әңгәмәдәшенә телефонына җибәрелгән хәбәрләрдәге кодларны атаган.

Соңрак казанлы банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән, анда кредит рәсмиләштерелгәнлеген, акчалар таныш булмаган банк счетына күчерелгәнлеген җиткергәннәр. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров