Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның берничә районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин

Казанның берничә районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

27 Октябрь 2022, 09:59

67

0

Казанның берничә районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин
31 октябрьдә Казанда җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак. Казан ТЭЦ-1 дән магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Урбанин-А» буягычы кертеләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Шәһәр халкына куркырга кирәкми. Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.

Шәһәрнең Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр «яшел су» акканын күргән очракта «Татэнерго» АҖ филиалының диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров