Онлайн трансляция

Свернуть

Казан үзәгендә ашыгыч медицина ярдәме машинасы әйләнгән - видео

Казан үзәгендә ашыгыч медицина ярдәме машинасы әйләнгән - видео

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2022, 15:45

1074

0

Казан үзәгендә ашыгыч медицина ярдәме машинасы әйләнгән - видео
Бүген Казан үзәгендә Hyundai автомобиле белән юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән. Бу хакта вакыйга урыныннан видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырган авария шаһитлары хәбәр итте.

Язмада янәшәдә булган кешеләрнең табибларга ярдәм итүе күренә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә ашыгыч ярдәм машинисты һәм салонда булган пациент имгәнгән.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат Яндекс сервисында да пәйда булды.. Картада язылганча, юл-транспорт һәлакәте Галиәскәр Камал һәм Сул-Болак урамнары киселешендә булган. Хәзер бу участокта бөке хасил булды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров