Онлайн трансляция

Свернуть

Кар яугач халык нидән зарлана? - видео

Кар яугач халык нидән зарлана? - видео

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2022, 11:39

140

0

Кар яугач халык нидән зарлана? - видео
Узган ялларда Казан урамнарыннан 17 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Җомга, шимбә көннәрендә айлык норманың 30%ы күләмендә кар яуган.

Юлларны чистарту өчен җаваплы оешмаларга бу беренче имтихан булды, ди шәһәр җитәкчелеге. Әмма, кыш әле башлана гына. Казан мэры Илсур Метшин елның әлеге фасылында урамнарны тиешенчә җыештыру, аеруча, тротуарларны чиста итеп көрәргә дигән бурыч куйды

Тик проблемалар моның белән генә бетә алмый. Инде беренче кардан соң ук, "Ачык Казан" порталына башкала халкыннан 100 дән артык шикаять килгән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров