Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районындагы берничә поселогында вакытлыча су бетеп торачак

Казанның Совет районындагы берничә поселогында вакытлыча су бетеп торачак

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2022, 13:48

69

0

Казанның Совет районындагы берничә поселогында вакытлыча су бетеп торачак
Казанның Совет районындагы берничә поселокта вакытлыча су бетеп торачак. Бу «Әки» су алгычындагы бик арматурасын һәм техник үткәргеч торбаларны алыштыру буенча авария эшләрен башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 24 ноябрь 9:00 сәгатьтән башлап, 25 ноябрь 00:00 сәгатькә кадәр Константиновка поселогындагы түбәндәге урамнар буенча су булмаячак:

Белокаменная, Беловежская, Белозерск, Беркутовая, Бирюса, Вересковый тыкр., Извилистая, Извилистый тыкр., Изумрудная, Казан – 16 нчы номерлы йорттан 82 нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 31 нче номерлы йорттан 107 нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Крылатская, Лесная, Малахит, Овражный тыкр., Привольная – 2 нче номерлы йорттан 88 нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 7 нче, 7а номерлы йортлар, 23 нче номерлы йорттан 69 нчы номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Совет, Центральная – 72 нче номерлы йорттан 116 нчы номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 57 нче номерлы йорттан 107 нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар.

Бу көндә су Яңа Сосновка поселогындагы урамнарда да (Продольная, Мадлен, Утренняя, Шоссе, Гагарин, Раздольная, Заречная, Пионер), шулай ук Әки, Зур Дәрвишләр, Возрождение, Киндери, Кече Дәрвишләр, Царицынский бугор поселокларында вакытлыча туктатачаклар. Дәрвишләр поселогында су басымы кимүе көтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров