Онлайн трансляция

Свернуть

Криптовалюта алам дип, казанлы 380 мең сум акчасын югалткан

Криптовалюта алам дип, казанлы 380 мең сум акчасын югалткан

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2022, 10:05

212

0

Криптовалюта алам дип, казанлы 380 мең сум акчасын югалткан
ТР башкаласында яшәүче 21 яшьлек егет криптовалюта алам дип, мошенниклар тозагына эләгә һәм 380 мең сум акчасын югалта.

Егет сөйләгәнчә, ул криптовалютаны чит ил дәүләтенең профильле сайтларының берсендә сатып алырга була. Казанлы теркәлә, берничә тапкыр финанс операцияләре ясый һәм акчаларын югалта.

Зур сумма керткәннән соң, зыян күрүче ир-атны блокка куялар. Сайтка техник ярдәм күрсәтү 130 мең сум күләмендә иминият депозитын кертергә тәкъдим итә. Егет акча күчерә, һәм аның счетына тулысынча блокировка ясыйлар, ә администратор элемтәгә чыгудан туктый.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров