Онлайн трансляция

Свернуть

"ШАЯН ТВ" туган көне уңаеннан бәйрәм концерты уздыра

"ШАЯН ТВ" туган көне уңаеннан бәйрәм концерты уздыра

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2022, 17:09

76

0

"ШАЯН ТВ" туган көне уңаеннан бәйрәм концерты уздыра
Әлеге минутларда Казанда "ШАЯН ТВ" балалар телеканалының туган көне уңаеннан "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты уза.

Бәйрәмне оештыручылар үз кунаклары өчен якты чыгышлар, "Сәйлән" проектларында җиңүчеләрнең чыгышлары, шулай ук "Балачак җыры" балалар җыры конкурсының премьера клиплары әзерләделәр.

Концерт башлангачы иcә кунакларга «ШАЯН ТВ» һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнгән «Балачак җыры», «Яраткан шигырь», «ШАЯН Әлифба» проектлары һәм «Татар балалар җыены» прграммасы тәкъдим ителәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына быел 4 ел тулды.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров