Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Нариманов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Нариманов урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2022, 09:43

Татарстан башкаласында Нариманов урамы участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу газ белән тәэмин итү эшләрен башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иртәгәдән, ягъни 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр машиналар йөрү өлеше өлешчә ябылачак һәм 15а номерлы бина янындагы тротуар тулысынча ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар