Онлайн трансляция

Свернуть

Ишегалларыннан кар чыгару өчен яңа түләү: бу законлымы?

Ишегалларыннан кар чыгару өчен яңа түләү: бу законлымы?

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2022, 12:39

356

0

Ишегалларыннан кар чыгару өчен яңа түләү: бу законлымы?
Казан халкы, ишегалларыннан карны чыгарган өчен өстәмә түли башларга мөмкин. Шәһәрнең кайбер күпфатирлы йортларында шундый игъланнар барлыкка килгән. Моңарчы идарәче оешмаларның күпчелеге карны эттереп кенә куя иде. Хәзер аны төяп чыгарган өчен халыкның түли башлавы ихтимал.

Фатирның бер квадрат метры өчен - 27 сум түләргә тәкъдим итәләр. Мәсәлән, ике бүлмәле фатир өчен якынча мең ярым сум булачак. Әлеге яңалыкны халык белән очрашып, фикер алышкач кертергә җыеналар.

Идарәче компанияләрнең моңа хокукы бармы? Бу хакта тулырак ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров