Онлайн трансляция

Свернуть

1 декабрьдән тарифлар үзгәрде - нәрсәгә бәя күбрәк артты?

1 декабрьдән тарифлар үзгәрде - нәрсәгә бәя күбрәк артты?

https://tnv.ru

01 Декабрь 2022, 09:50

730

0

1 декабрьдән тарифлар үзгәрде - нәрсәгә бәя күбрәк артты?
1 декабрьдә бөтен Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта. Бу - ут, су, газ, җылылык, чүп чыгару - гомумән алганда 8 төрле хезмәткә кагыла. Татарстан Республикасы буенча алар, уртача, 9 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шул рәвешле киләсе елның җәендә булырга тиешле үзгәрешне ярты елга иртәрәк керттеләр. Нәтиҗәдә, якындагы ел ярымда бәя бүтән артмаячак. Әлеге яңалык - илдәге торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең бик нык искергән булуы, чыгымнар артуы белән аңлатыла.

Гыйнварда алыначак счет - фактуралардагы үзгәрешләр турында - Фәйрүзә Мәҗитова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров