Онлайн трансляция

Свернуть

"Безгә бәйрәм килә": "КАМАЗ-мастер" экипажы ТНВның Яңа ел мюзиклында төште - видео

"Безгә бәйрәм килә": "КАМАЗ-мастер" экипажы ТНВның Яңа ел мюзиклында төште - видео

https://tnv.ru

07 Декабрь 2022, 11:51

299

0

"Безгә бәйрәм килә": "КАМАЗ-мастер" экипажы ТНВның Яңа ел мюзиклында төште - видео
Менә инде берничә ай ТНВ каналы үзенең тамашачылары өчен Яңа ел бүләге - "Хәситә" мюзиклын әзерли. Әсәрнең исеме татар хатын-кызларының борынгы бизәнү әйбере булган хәситәгә (кыйммәтле ташлар, тәңкәләр белән бизәлгән тасма) багышланган.

Кичә мюзиклның төп сценаларының берсе төшерелде. Махсус моның өчен Казан күперләренең берсе вакытлыча ябылып торды, "КАМАЗ-мастер" спорт автомобильләре яңа ел бизәлешләрен алды, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызы чакырылды. "Камаз-мастер" экипажының титуллы пилоты Эдуард Николаев Кыш Бабай, ә Чаллы шәһәре мэрының матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова Кар кызы ролендә булдылар. Мюзиклның бу өзеген, ә дөресрәге ахыргы эпизодын төнлә белән, 20 градус суыкта урамда төшерделәр. Матур кадрлар килеп чыксын өчен күп нәрсәгә түзәргә туры килә ди режиссерлар.



Мюзиклны төшерү Казан шәһәрендә: халыкара аэропорт территориясендә, көрәш сараенда, башкала урамнарында, шәһәр читендә һәм Баулыдагы танылган «ике сәгатьлек күпер»дә бара.



Нигездә, кечкенә Әминә белән булган маҗаралар ята. Төп герой олылар дөньясында яшәргә өйрәнә, ләкин бу ансат кына түгел. Гаилә һәм дуслар булганда барысы да җиңелрәк тоелачак. Әминә Мортазина - "Балачак җыры" һәм "Яңа татар җыры" конкурслары җиңүчесе.





Рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Салават һәм Гүзәлем Миннехановлар, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Булат Хисмәтов, Эльвира Розали, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, танылган көрәшче Булат Мусин, Г. Камал исемендәге театр актрисасы Дания Нуруллина һәм башкалар катнашты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров