Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры Казанда көчле кар явуның кайчан туктаячагын әйтте

КФУ профессоры Казанда көчле кар явуның кайчан туктаячагын әйтте

https://tnv.ru

12 Декабрь 2022, 15:57

1285

0

КФУ профессоры Казанда көчле кар явуның кайчан туктаячагын әйтте
Киләсе атнада Казанда көчле явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Переведенцев сүзләренә караганда, узган ялларда Татарстан башкаласында явым-төшем айлык норманың яртысыннан артыгы — 30 мм булган. Декабрь нормасы булып 43 мм явым-төшем исәпләнә.

КФУ профессоры билгеләп үткәнчә, кар катламының биеклеге 27 см га җиткән, бу февраль күрсәткечләре белән чагыштырырлык. «Безгә Урта Диңгездән көньяк циклон килде. Көньяк циклоннар кышын үзләре белән күп явым-төшем китерә, — дип аңлатты галим.

Фото: соц. сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров