Онлайн трансляция

Свернуть

Төнлә Казан урамнарыннан 15 мең тоннага якын кар чыгарылган

Төнлә Казан урамнарыннан 15 мең тоннага якын кар чыгарылган

https://tnv.ru

14 Декабрь 2022, 11:34

655

0

Узган төндә Казан урамнарыннан 14 мең 380 тонна кар чыгарылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 30 тонна реагент һәм 402 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 81 юл эшчесе һәм 410 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ике көн эчендә явым-төшем айлык норманың өчтән ике өлеше яуган иде.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар