Онлайн трансляция

Свернуть

Төнлә Казан урамнарыннан 10 мең тоннанга якын кар чыгарылган

Төнлә Казан урамнарыннан 10 мең тоннанга якын кар чыгарылган

https://tnv.ru

19 Декабрь 2022, 14:46

139

0

Узган төндә Татарстан башкаласы урамнарыннан 9360 тонна кар чыгарылган. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 212 тонна реагент һәм 660 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Юлларны кардан чистарту эшенә 83 юл эшчесе һәм 411 берәмлек техника җәлеп ителгән. Исегезгә төшерәбез, бүген юлларда бозлавык хасил булды, шуңа да сак булыгыз!

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар