Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны соңгы юлга озату - видео

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны соңгы юлга озату - видео

https://tnv.ru

20 Декабрь 2022, 13:07

349

0

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны соңгы юлга озату - видео
Аның турында татарның бөек баянчысы иде, диләр. Кичә татар җәмәгатьчелеге җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны соңгы юлга озатты.

Аны халык иң беренче чиратта легендар җырчы Илһам Шакировның - алыштыргысыз баянчысы буларак белә. Ул үз гомерен музыкага багышлаган шәхес. Халык җырларын баян өчен эшкәртеп уйный, үзе дә көйләр яза.

Баян телендә татарча беренче зур күләмле әсәр - баян белән оркестр өчен концертино иҗат итә, шуны халык уен кораллары оркестры белән яздырып радио һәм телевидение фондына тапшыра. Музыка уку йортлары өчен дәреслекләр яза, бүгенге студентлар әле дә алар буенча укый. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров