Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Яңа ел алдыннан донор акциясе узачак

Казанда Яңа ел алдыннан донор акциясе узачак

https://tnv.ru

23 Декабрь 2022, 12:59

85

0

Акциядә катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Казанда Яңа ел алдыннан донор акциясе узачак
27 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел донор акциясе узачак. Акция 8:00 дән 12:00 кадәр барачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Донациягә каршы күрсәткечләре булмаган 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар кан доноры була ала. Катнашу өчен алдан ук теркәлү сорала. Шулай ук шәһәрлеләр сөяк миенең донорлар реестрына керә алачак.

Кан бирү түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү проспекты, 85. Ул «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» ирекле үзәге тарафыннан DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры ярдәме белән үткәрелә.

Акциядә катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров