Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер тәүлек элек югалган 13 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда бер тәүлек элек югалган 13 яшьлек кызны эзлиләр

https://tnv.ru

29 Декабрь 2022, 09:57

474

0

Казанда бер тәүлек элек югалган 13 яшьлек кызны эзлиләр
Татарстан башкаласында бер тәүлек элек югалган Хәдичә исемле 13 яшьлек кызны эзлиләр. Ул Дербышкида музыка мәктәбеннән соң кибеткә суга киткән һәм кайтмаган, дип җиткерә "Татар-информ".

Хәдичә Казанның 58нче мәктәбендә белем ала. Социаль челтәрләрдән билгеле булганча, кызның буе 160 см, күзләре кара-коңгыр, чәчләре коңгырт. Кызыл куртка, ак шарф, кара лосина, кара аяк киеме һәм ак башлык кигән. Үзе белән алсу чәчәкләр төшерелгән кара букчасы булган.

Хәдичә кайда икәнлеге турында мәгълүматка ия булучыларны 8 960 057 46 45 (әтисенең номеры), 8 800 700 54 52 («Лиза Алерт» эзләү отряды) яки 112 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров