Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

Иртәгә Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

https://tnv.ru

09 Январь 2023, 09:47

115

0

Иртәгә Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак
Сишәмбе, 10 гыйнварда, ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.

Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кунакларны чират тәртибендә кабул итәчәкләр, диелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә керү 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәр ярты сәгать саен башкарылачак. Санитар эшкәртү 13:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Берьюлы 30 кеше керә ала.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров