Онлайн трансляция

Свернуть

Ике казанлы мошенникларга 44 мең акчасын күчергән

Ике казанлы мошенникларга 44 мең акчасын күчергән

https://tnv.ru

10 Январь 2023, 09:44

44

0

Ике казанлы мошенникларга 44 мең акчасын күчергән
Ике казанлы интернеттан тимераяклар һәм спорт костюмы алырга теләп, мошенникларның хәйләсенә тарыган. Зыян күләме 44 мең сумнан артык тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

6 гыйнварда «Савиново» полиция бүлегенә ТР башкаласының 19 яшьлек кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул хоккей тимераякларын сату турында игълан тапканын сөйләгән. Зыян күрүчене килешү шартлары канәгатьләндергән һәм ул мошенникларның счетына 37 мең сум акча күчергән. Товар килмәгән һәм егет полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шундый ук очракны «Гвардия» полиция бүлеге дә теркәгән. Социаль челтәрләрнең берсендә зыян күрүче хатын-кызлар товарлары кибете аккаунтын таба һәм анда спорт костюмы сатып алырга була. Кирәкле сумманы ул алдан күчерә. Соңрак Казанда яшәүче ханым кибет аккаунтының блоклануын ачыклый, товар аңа да килми. Зыян күрүче 7 мең сумнан артык акчасын югалткан.

Әлеге фактлар буенча «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров