Онлайн трансляция

Свернуть

Шәһәр мэриясе казанлыларны Яңа елга куелган чыршыларны эшкәртүгә тапшырырга өндәде

Шәһәр мэриясе казанлыларны Яңа елга куелган чыршыларны эшкәртүгә тапшырырга өндәде

https://tnv.ru

10 Январь 2023, 13:14

80

0

Шәһәр мэриясе казанлыларны Яңа елга куелган чыршыларны эшкәртүгә тапшырырга өндәде
25 гыйнварга кадәр казанлылар яңа ел чыршыларын эшкәртүгә тапшыра ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агачларны «ПЖКХ» идарәче компаниясенә җибәрәчәкләр. Аннары ул Горки-Әмәт урманындагы этләр мәйданчыгына сибү өчен кулланылачак.

Чыршыларны кабул итү өчен Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәгенә керү юлындагы «Кышкы бульвар»да махсус контейнер урнаштырылачак. Яңа елга куелган чыршыларны тапшыру алдыннан барлык бизәгечләрне дә алу сорала.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров