Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар ишегалларындагы чүпкә зарлана - видео

Казанлылар ишегалларындагы чүпкә зарлана - видео

https://tnv.ru

12 Январь 2023, 10:46

98

0

Казанлылар ишегалларындагы чүпкә зарлана - видео
Шәһәрдә Яңа елдан калган көнкүреш калдыкларын һаман да чыгарып бетермәгәннәр. Казанның кайбер урамнарындагы ишегаллары чүплекне хәтерләтә. Мэр Илсур Мэтшин төбәк операторы эшенә карата шелтәсен белдергән иде. Ләкин хәлләр бүген дә үзгәрешсез кала. Кайбер ишегалларыннан чүпне инде 2 атна чыгарганнары юк дип зарлана халык.

Ачык Казан порталына бу көннәрдә 200ләп мөрәҗәгать килгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 тапкырга артыграк. Төбәк операторы кайбер чүп контейнерлары янына кереп булмый, кар чистартылмаган, машиналар комачаулый ди. Ләкин идарәче компанияләр һәм шул тирәдә яшүчеләр алай уйламый. Башкала ишегалларын хәбәрчебез Инзилә Хөсәинова урап кайтты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров