Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар казанлыны 600 мең сумга алдаганнар

Мошенниклар казанлыны 600 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

13 Январь 2023, 09:44

85

0

Мошенниклар казанлыны 600 мең сумга алдаганнар
Казанлыны мошенниклар 600 мең сумга алдаганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, аның телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен бер банкның хезмәткәре дип таныштырган. Ул казанлыга аның банк счетында шикле гамәлләр теркәлүен хәбәр иткән. Аферист зыян күрүчене «резерв счеты» булдырачагына, булган акчаларны саклап калу өчен әлеге счетка күчерергә кирәклегенә ышандырган. Мөрәҗәгать итүченең телефонына сөйләшкән арада, параллель рәвештә, «куркынычсыз» счет номеры язылган хәбәр килә.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче җинаятьчеләргә картадагы барлык акчаларын алты тапкыр бүлеп күчергән. Бу хәлдән соң ир полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров