Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Идел буе районында кайбер йортларда су бетеп торачак

Казанның Идел буе районында кайбер йортларда су бетеп торачак

https://tnv.ru

16 Январь 2023, 13:34

111

0

Казанның Идел буе районында кайбер йортларда су бетеп торачак
17 гыйнварда Идел буе районының кайбер йортларында су бетеп торачак. Бу Монастырь ермагы аша күпер янындагы суүткәргеч участогын кисү эшләре белән бәйле, диелә Казан мэриясе сайтында.

17 гыйнварның 09:00 сәгатьтән 18 гыйнварның 05:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак:

Дорожная ур., 1, 1 корп.1; 2, 3, 4, 5, 6, 26;

Набережная ур., 1а, 1а/1, 2б, 2б/1, 2в;

Пожарная ур., 50 нче йорттан 72 нче йортка кадәр;

Аркылы Отар ур., 100 корп.2;

Садовая ур., 72, 72а, 72а/1, 74/1, 77а, 80а, 81, 81 корп.1;

Южно-Промышленная ур., 9, 9/1.

Су Отар, Иске Победилово, Борисково поселокларында да булмаячак.

Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган гаризалар буенча урнаштырылачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров