https://tnv.ru
01 Февраль 2023, 09:46
192
0
![Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Нәзир, Божена, Анита һәм Лерика](https://s.tnv.ru/iblock/f0b/f0bf600244301af80e1451875b5ceb3c/Yb_KHuFAHwAnSKJ3MMk3Sjc2MaH6ZlbEDPSkZ02pBUJYOxUk5zIHZHEWP7PAaSBQf3aDYab3CF_NAOnmjLLxCfH.jpg)
Узган атнада, 23 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 389 бала — 195 малай һәм 194 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 124 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4620 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Самат, Әмирхан, Тимофей, Әминә, Екатерина һәм Амелия булган, ә иң сирәк исемнәр – Нәзир, Тихомир, Всеволод, Божена, Анита һәм Лерика.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0