Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче ханым мошенникка 1 млн сумнан артык акча күчергән

Казанда яшәүче ханым мошенникка 1 млн сумнан артык акча күчергән

https://tnv.ru

07 Февраль 2023, 10:11

132

0

Казанда яшәүче ханым мошенникка 1 млн сумнан артык акча күчергән
Казанда яшәүче ханым мошенниклар корбаны булган һәм аларга 1 млн 200 мең сум акча күчерә.

54 яшьлек ханымның сүзләренә караганда, аның телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул зыян күрүче исеменә 1 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итте. Аферист зыян күрүчене банкта 1,2 млн сумлык займ рәсмиләштерергә һәм «бурычны» ябарга ышандырган. Казанда яшәүче хатын мошенник күрсәтмәләрен үти һәм акчаны аның счетына күчерә.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров