Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 13 яшьлек яшүсмер Нихат Әскеровны эзлиләр

Казанда 13 яшьлек яшүсмер Нихат Әскеровны эзлиләр

https://tnv.ru

20 Февраль 2023, 13:49

592

0

Казанда 13 яшьлек яшүсмер Нихат Әскеровны эзлиләр
Казанда 16 февральдә өеннән чыгып киткән 13 яшьлек укучы Нихат Әскеровны эзләүгә игълан иттеләр.

«ЛизаАлерт» эзләү отряды мәгълүматлары буенча, буе якынча 162 см, кара чәчле, коңгырт-кара күзле. Аның өстендә караңгы зәңгәр төстә куртка, кара бәйләнгән свитер, зәңгәр джинсы чалбар, кара ботинкалар, башында – ак һәм кызыл полосалы, кара помпонлы шапка.

Егетнең кайда икәнлеге турында мәгълүматка ия булучыларны  (800) 700-54-52 яки 112 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Фото: поисковый отряд «ЛизаАлерт»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров