Онлайн трансляция

Свернуть

Киров районында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачаклар - видео

Киров районында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачаклар - видео

https://tnv.ru

27 Февраль 2023, 09:41

83

0

Киров районында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачаклар - видео
Киров районында яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендә бик-көйләү арматурасын алыштыру эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Су 1 март 1:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак.

Большая ур., 2, 2а, 4, 22, 24, 26, 70, 21-63б номерлы йортларның так номерлары;

Вәисов ур.;

К.Цеткин ур., 9, 11, 13, 13а, 17, 17а,Б, 19, 21/1;

Казахстан ур.;

Милиция ур., 14, 16, 18, 20;

Столяров ур., 6, 15, 15а, 15/1, 15/2, 15/3, 17, 39, 39 корп.1,2;

Урак һәм Чүкеч ур., 26, 28;

Урицкий ур., 22А, 24, 27, 31/53;

Проходный тыкрыгы;

Япеев ур., 19, 25.

Шулай ук Астрономия, Волков, Калинин, Касаткин, К.Нәҗми, Казансу елгасы яр буе (Нефтьчеләр поселогы), Назарбаев, Павлюхин, Порт, Пушкин, Профсоюз, Сәлимҗанов, Спартак, Ташаяк, Ульянов-Ленин, Университет, Федосеев, Һ.Такташ, Чернышевский һ.б. урамнарында су басымы түбәнәергә һәм су белән тәэмин итүдә кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

Вахитов һәм Идел буе районнары йортларында да су белән кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров