https://tnv.ru
01 Март 2023, 11:16
78
0
![Казанның өч районнында су яшел төскә керәчәк](https://i.tnv.ru/iblock/ce0/ce0efa8e9b82c58a75e417a07d606b56/voda.jpg)
3 мартта Казанның өч районында су "яшел" төскә керәчәк. Эшләр үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләү буенча башкарылачак. "Азино" котельныйларыннан магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Уранин-А» буягычы кертеләчәк.
Шәһәрнең Идел буе, Вахитов, Совет районнарында яшәүчеләр «яшел су» акканын күргән очракта, Казан җылылык челтәрләренең («Татэнерго» АҖ филиалының) диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.
Фото: vkirove.ru

Бүлешергә
Комментарии 0