Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Чистай урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк

Казанның Чистай урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк

https://tnv.ru

17 Март 2023, 09:46

55

0

Казанның Чистай урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк
23-25 март көннәрендә Чистай урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу көннәрдә канализация коллекторын реконструкцияләү буенча эшләр алып барылачак.

23 март төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Чистай урамындагы 20 нче йорт янында җирле юл ябылачак.

24 март төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Әпсәләмов урамының Чистай урамы белән кисешкән урынындагы йөрү өлеше ябылачак.

25 март төн уртасыннан 6:00 сәгатькә кадәр Чистай урамындагы 14 нче йорт янындагы җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров