Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Маяковский урамында хәрәкәт өчен юл өлеше вакытлыча ябылачак

Казанның Маяковский урамында хәрәкәт өчен юл өлеше вакытлыча ябылачак

https://tnv.ru

20 Март 2023, 11:36

77

0

Казанның Маяковский урамында хәрәкәт өчен юл өлеше вакытлыча ябылачак
Казанның Маяковский урамында хәрәкәт өчен тротуар һәм юл өлеше вакытлыча ябылачак. Бу җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле.

21-26 мартта Маяковский урамындагы 9 нчы йорт янындагы тротуар ябылачак.

24 март 23:00 сәгатьтән 25 мартның 5:00 сәгатькә кадәр Катанов тыкрыгындагы 4а номерлы йорттан 8/9 номерлы бинага кадәрге участоктагы юл өлеше тулысынча ябылачак.

27 марттан 1 апрельгә кадәр 4 нче йорттан 4а номерлы йортка кадәрге участокта өлешчә парковка зонасы, тротуар тулысынча ябылачак.

Автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә алдан ук әйләнгеч юл маршрутларын планлаштырырга һәм билгеләнгән юл билгеләре буенча барырга киңәш итәләр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров