https://tnv.ru
27 Март 2023, 09:35
328
0
Татарстан башкаласы яшәү шартлары уңайлылыгы буенча Россиядә 3 нче урында. Казан аны Сочи һәм Краснодар шәһәрләре белән бүлә. Мондый нәтиҗәләрне «Ведомости» хәбәр итә.
Исемлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре беренче ике урынны алган.
«Уңайлы шартлар» дип шәһәр халкы көнкүреш ихтыяҗларының исәпкә алынуын, инфраструктура үсешен һәм шәһәрдәге чисталыкны билгелиләр.
Мөһим күрсәткечләрдән шулай ук - эш таба алу мөмкинлеге, җәмәгать транспортының уңайлылыгы һәм ял итү зоналары булу. Халыкны сораштыру нәтиҗәсендә, күп шәһәрләрдә парклар, җәяүлеләр зоналарына ихтыяҗ барлыгы ачыкланган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0