Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Россиянең иң уңайлы шәһәрләренең берсе дип аталган

Казан Россиянең иң уңайлы шәһәрләренең берсе дип аталган

https://tnv.ru

27 Март 2023, 09:35

284

0

Казан Россиянең иң уңайлы шәһәрләренең берсе дип аталган
Татарстан башкаласы яшәү шартлары уңайлылыгы буенча Россиядә 3 нче урында. Казан аны Сочи һәм Краснодар шәһәрләре белән бүлә. Мондый нәтиҗәләрне «Ведомости» хәбәр итә.

Исемлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре беренче ике урынны алган.

«Уңайлы шартлар» дип шәһәр халкы көнкүреш ихтыяҗларының исәпкә алынуын, инфраструктура үсешен һәм шәһәрдәге чисталыкны билгелиләр.
Мөһим күрсәткечләрдән шулай ук - эш таба алу мөмкинлеге, җәмәгать транспортының уңайлылыгы һәм ял итү зоналары булу. Халыкны сораштыру нәтиҗәсендә, күп шәһәрләрдә парклар, җәяүлеләр зоналарына ихтыяҗ барлыгы ачыкланган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров