https://tnv.ru
29 Март 2023, 16:02
95
0
Казанда яшәүче 21 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ышанган һәм 627 мең сумнан артык акча югалткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүче сөйләвенчә, аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Шалтыратучы, мошенниклар кыз исеменә кредит рәсмиләштергәннәр һәм, җинаятьчеләрнең нинди операцияләр үткәргәннәрен аңлар өчен, аңа үзенә дә шундый ук займнар рәсмиләштерергә һәм аларны шунда ук капларга кирәк дип җиткерә.
Казанда яшәүче хатын-кыз билгесез кешегә ышана һәм аның күрсәтмәләрен үти. Кредитка рәсмиләштерелгән акчаны күчерү өчен ул смартфон сатып алган. 7 операция башкарылган – гомумән алганда, кыз җинаятьчеләрнең банк счетына 627 мең сумнан артык акча күчергән.
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0